Татарстан IТ-ипотека бирү буенча Россиядә өченче урынга чыкты
Яшәеш

Татарстан IТ-ипотека бирү буенча Россиядә өченче урынга чыкты

Аккредитацияләнгән компанияләр хезмәткәрләре 3,7 млрд сумлык 450дән артык кредит рәсмиләштерде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Мәскәү һәм Свердловск өлкәләренә генә оттырды, дип хәбәр иттеләр республиканың санлы үсеш министрлыгында.

Барлыгы Россиядә алты ай эчендә 41 млрд сумнан артык суммага якынча 6 мең льготалы IТ-ипотека бирелде — сорау узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә артты.

ТР санлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов билгеләп үткәнчә, программа яшь белгечләрне яклауның төп коралы булып кала һәм квалификацияле кадрларны республикада тотарга ярдәм итә. Ставка килешүнең бөтен вакыт аралыгына еллык 6% тәшкил итә, башлангыч взнос 20%тан башлана.

IТ-ипотеканы 50 яшькә кадәрге, аккредитацияләнгән компаниядә кимендә өч ай эшләгән россиялеләр рәсмиләштерә ала. Хезмәткәрнең соңгы өч айдагы хезмәт хакы миллионер шәһәрләрдә – 150 мең сумнан, ә башка торак пунктларда 90 мең сумнан булырга тиеш.

Казанские ведомости


Нет комментариев