Татарстан Экология министрлыгы законсыз су алу өчен 159 кисәтү чыгарды
Яшәеш

Татарстан Экология министрлыгы законсыз су алу өчен 159 кисәтү чыгарды

Татарстан Экология министрлыгы «НПО Геоцентр РТ» дәүләт бюджет учреждениесен ревизияләү нәтиҗәләре буенча быел җир асты суларын лицензиясз чыгаруны булдырмау турында 159 кисәтү чыгарды.

Җир асты сулары — стратегик ресурс, һәм министрлык аларны куллануны аерым контрольдә тота, дип ассызыкладылар ведомствода.

Татарстанлыларга шулай ук җир асты суларын җир асты байлыкларыннан файдалану лицензиясеннән башка чыгару юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен тыела, дип искәртелде.

— Әгәр сезнең скважинагыз булса — законга ярашлы рәвештә билгеләнгән тәртиптә документларны рәсмиләштерегез, — дип тәкъдим иттеләр министрлыкта.

Вечерняя Казань


Нет комментариев