Татарстан чаңгычылары Россия Кубогында спринт ярышларында ике медаль яулады
Яшәеш

Татарстан чаңгычылары Россия Кубогында спринт ярышларында ике медаль яулады

Татарстан спортчылары чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының беренче этабында классик стиль белән узган ир-атлар спринтында призлы урыннар яуладылар. Ярышлар Вершина Теи бистәсендә уза.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Иван Горбунов финишка икенче булып килде. Аның нәтиҗәсе – 4 минут 00,25 секунд.

Бронза медальне республиканың тагын бер вәкиле Владислав Осипов яулады. Ул дистанцияне 4 минут 01,47 секундта узды.

Татарстан спортчыларын уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да яңа җиңүләр һәм югары нәтиҗәләр телибез!

Татар-информ


Нет комментариев