Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар исемнәре һәм фамилияләренең электрон сүзлеге дөнья күрде

Татарстан ЗАГС идарәсе татар исемнәре һәм фамилияләренең электрон сүзлеген эшләгән, анда 8 меңнән артык антропоним кергән, дип хәбәр итә ТАСС.

Идарә җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, сүзлеккә төрле тарихи чорларга каралган татар исемнәре кертелгән. Сайлап алу төрле язма чыганаклардан башкарыла. Аның составына 3 меңнән артык ир-ат һәм 1 900 хатын-кыз исеме, шулай ук 3000нән артык фамилия кергән.

Сүзлекне эшләү Татарстан Фәннәр Академиясенең Ибраһимов исем Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә алып барылды. Сүзлек интернетта урнаштырылачак дип көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев