Танылган бөгелмәлене балигъ булмаганнарны көчләүдә гаеплиләр
Владимир Шишканов турында Бөгелмә массакүләм мәгълүмат чараларында еш язганнар. Ул балалар өчен кардан таулар төзегән һәм сабыйларны тәм-томнары белән сөендергән.
Аяз көнне күк күкрәде диярсең, бүген игелекле бөгелмәле – җинаятьче, ә аның корбаннары – кечкенә балалар дигән хәбәр пәйда булды.
Кыш бабай костюмындагы 54 яшьлек Бөгелмә кешесе балаларны мавыктырган, көчләгән һәм видео төшергән.
Җәй көне ир-ат танышларында балконны ремонтлау белән шөгыльләнгән. Тикшерүчеләр фикеренчә, фатир хуҗаларының алты яшьлек кызы белән ялгызы калгач, ул балага карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Ир-ат үз гамәлләрен кәрәзле телефон камерасына төшергән, шуннан соң интернетка урнаштырган.
Тикшерү версиясе буенча, бөгелмәленең шундый ук җинаятьләр кылуда катнашы булырга мөмкин. Кулга алынуга кадәр ул шәһәр буйлап Кыш Бабай костюмында велосипедта йөргән һәм балаларга конфет тараткан, аларны үз өенә чакырган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге зат гамәлләреннән зыян күргән һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәгән барлык кешеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә килүләрен сорый. (ред.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев