Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тагын бер бүләгебезне откан иясенә тапшырдык

И, күңелле дә мизгел инде шул! Кешегә шатлык өләшү үзе бер бәйрәм бит ул.

Пар үтүге сезгә газетабызда басылган шигырьләре аша таныш Госман Вәлиуллинга чыккан иде. Җирәбә уйнату туры эфиры тәмамлангач, бүләк отучыларның квитанцияләрен кабат барлаганда гына аңлап алдык без аның кем икәнен, процесс барышында яңгыраган исем-фамилияләрнең шәхесләре турында уйлап торырга вакыт юк бит, җитмәсә квитанциясендә тулы исеме юк, инициаллары гына күрсәтелгән. Үзебезгә дә кызык тоелды. Менә шулай бәхет һәркемгә көтмәгәндә елмая ул. Шулай икешәр ел рәттән бүләк отучылар да булгалады бездә.


Ә Госман абый үзенең бүләк отканын белмәгән дә булып чыкты, газетада бастырылган исемлеккә күз дә салмаган, күрәсең, мин барыбер отмаган инде дип уйлагандыр, мөгаен. Аңа бу хакта кызларыбыз А.М.Горький исемендәге заводка корабны суга төшерү тантанасына баргач, күреп хәбәр иткәннәр иде.

-Уйламаган да идем миңа берәр бүләк эләгер, җирәбәгә минем квитанция чыгар, дип. Сөендем, әлбәттә! Бик зур рәхмәт сезгә, кызлар! Менә ничек язылмаска кирәк «Яшел үзән»гә! Шатлык өстенә шатлык бүләк итәсез бит сез! Гел булып торыгыз, тиражыгыз елдан ел артып торсын! – ди Госман Вәлиуллин.

Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев