Яшәеш

Табиб туры эфирда өлкәннәр коронавирусны ничек кичерүе турында сөйләячәк

1 сентябрьдә коронавирус таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында "Югары риск төркеме. Covid-19 һәм өлкәннәр» темасына туры эфир узачак.

Республика клиника дәваханәсенең вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең табиб-инфекционисты Гөлнара Леонова өлкән яшьтәге гражданнарның коронавирусны ничек кичерүе, өлкән яшьтәге пациентларның психик халәте һәм авырудан соң яңадан торгызу турында сөйләячәк.

Эфир 13.00 сәгатьтә башлана.

Әңгәмәнең модераторы - ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Covid-19 таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтларында узачак.


Нет комментариев