Татарстанда социаль контракт аз керемле гаиләләргә матди хәлен яхшыртырга һәм тотрыклы керем чыганагы булдырырга ярдәм итүче нәтиҗәле чара булып кала. «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2020 елдан бирле республикада 45,1 меңнән артык социаль контракт төзелгән. Әлеге ярдәмнән барлыгы 115,1 мең кеше файдаланган. Контрактларның күпчелеге эшкә урнашу максатыннан рәсмиләштерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илкүләм проектта балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Әлеге категориягә караган гаиләләр белән 1 479 социаль контракт төзелгән, алар 5 061 кешене колачлаган. Балалар тәрбияләү ялында булган күпбалалы аналар өчен дә бу программа яңа мөмкинлекләр ача. Социаль контракт ярдәмендә алар яңадан һөнәр үзләштерә, үзләренә уңайлы эш графигы булган эш таба яки яраткан шөгыльләрен керем чыганагына әйләндерә ала.
Татарстанда социаль контракт программасының нәтиҗәлелеге ил күләмендәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Контракт тәмамланганнан соң керемнәрен арттыруга ирешкән гражданнар өлеше республикада 79,6 процент тәшкил итә (Россия буенча – 74,5 процент). Яшәү минимумыннан югарырак керем алучылар өлеше дә Татарстанда күбрәк: 61,1 процент, ә ил буенча бу күрсәткеч 44 процентка тигез.
Социаль контрактның иң популяр юнәлешләренең берсе – үз эшен башлап җибәрү. Бу максатта дәүләт тарафыннан 350 мең сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтелә. Татарстанда әлеге мөмкинлектән аеруча хатын-кызлар актив файдалана. Алар чәчтарашханәләр, тегү һәм ремонт остаханәләре ача, косметология хезмәтләре күрсәтә, кече җитештерүне җайга сала һәм электрон сәүдә өлкәсен үстерә.

Яңа эш башлаучы эшмәкәрләр акчалата ярдәм белән генә чикләнмичә, өстәмә мөмкинлекләрдән дә файдалана ала. Аларга финанс һәм эшмәкәрлек грамоталылыгын күтәрү буенча бушлай ярдәм, бизнес-план әзерләү һәм үз эшләрен алып бару мәсьәләләре буенча белгечләр консультациясе тәкъдим ителә.
2026 елда әлеге максатларны тормышка ашыру өчен Татарстан бюджетына 811,54 млн сум акча каралган. Шуның 438,23 млн сумы федераль бюджеттан, 373,31 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Бүгенге көнгә еллык план буенча каралган 3 388 контракт урынына 3 866 социаль контракт төзелгән инде. Шуларның 2 038е – эш эзләүгә, 1 266сы – шәхси эшмәкәрлекне башлап җибәрүгә, 132се – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә, 430ы башка чараларга юнәлдерелгән. Гомумән алганда, төзелгән контрактларның 89 проценты гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итүгә бәйле.
Татарстанда социаль контракт механизмы 2011 елдан бирле кулланыла. Ә 2018 елның декабрендә республика Россиянең 20 төбәге белән берлектә Россия Хезмәт министрлыгының әлеге юнәлештәге пилот проектында катнаша башлый.
Гадәти социаль түләүләрдән аермалы буларак, социаль контракт акча алучы гражданның билгеле бер йөкләмәләрен дә күздә тота. Һәр катнашучы өчен шәхси социаль адаптация программасы әзерләнә. Анда кешенең матди хәлен яхшыртуга, эшкә урнашуга яки үз эшен башлап җибәрүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар планы билгеләнә. Бу алым гражданнарга вакытлыча финанс ярдәме генә түгел, ә киләчәктә даими керем чыганагы булдырырга да мөмкинлек бирә.
Нет комментариев