Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү турында указга кул куйды. Тиешле документ Татарстан Рәисенең рәсми сайтында басылып чыкты.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Рус православие чиркәве башлыгы әлеге бүләккә рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә, динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен лаек булган.
Исегезгә төшерәбез, Патриарх Кирилл агымдагы елның июль аенда Казанга килгән иде. Ул Казан Изге Ана иконасы күренү көнен бәйрәм итү чараларында катнашты, Изге Николай Тула чиркәвен тантаналы рәвештә изгеләндерү йоласын үткәрде, Петропавел соборында булды һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Татар-информ
Нет комментариев