Россия Герое, Казанда туган генерал-майор Антон Грунис һәлак булды
Яшәеш

Россия Герое, Казанда туган генерал-майор Антон Грунис һәлак булды

Бу мәгълүматны «Суворов туганлыгы» берләшмәсе бастырды.

«Барлык Суворов туганлыгы исеменнән Антонның гаиләсенә кайгы уртаклашуыбызны белдерәбез. Безнең Туганнар турындагы истәлек мәңге яшәячәк. Урыны җәннәттә булсын, мәңгелек тынычлык», — диелә хәбәрдә.

Антон Грунис 1979 елда Казанда туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Мәскәү югары командалык гомумгаскәри училищесына укырга кергән, аннан соң Чечняда, Көньяк Осетиядә, Сириядә һәм Кырымда хезмәт иткән.

МХО вакытында Грунис Луганск армия корпусының дүртенче мотоукчылар бригадасы командующие итеп билгеләнгән, ул 2023 елда Бахмутны алуга зур өлеш керткән. Моннан тыш, аның командованиесе астында бригада сугышчылары 2026 елның июлендә Константиновканы азат иткәннәр.

МХОдагы казанышлары өчен Россия Герое Алтын Йолдызын Антон Груниска Россия Федерациясе Оборона министры Андрей Белоусов шәхсән тапшырган.

Татар-информ


Нет комментариев