Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

РФ Хөкүмәте социаль ярдәмнең яңа чарасын кертә

Сүз 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә пособиеләр турында бара.

Бу максатларга 2022 елда хөкүмәт 505 млрд сум бүлеп бирәчәк, ел ахырына кадәр 5 миллионнан артык бала акча алсын өчен. Түләү күләме балага региональ яшәү минимумы күләменең 50, 70 яки 100% ын тәшкил итәчәк. Уртача - аена 6 000 сумнан 12 000 сумга кадәр. Пособиеләр мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү кулланып билгеләнәчәк. Шул ук вакытта 2022 елда исәп-хисап вакытында 1 марттан соң эшен югалткан һәм мәшгульлек үзәкләренә исәпкә баскан гражданнарның хезмәт керемнәре исәпкә алынмаячак. "Мондый пособие кертү - барлык яшьтәге балалар белән гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен системасын төзүнең мөһим этабы. Ул беренче апрельдән билгеләнә. Ә акчаларны күчерү киләсе айда башланачак», - дип билгеләп үтте Михаил Мишустин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев