Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район хакимияте башлыгы вазыйфасыннан китте

Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов, Дәүләт Думасына күчүе сәбәпле, вазыйфасыннан киткән.

Бу хәл районның 31нче чираттан тыш сессиясендә булган. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша. Депутатлар Ивановның отставкага китүе өчен бердәм тавыш биргән.

Моңа кадәр “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, “Бердәм Россия” партиясенең генераль советы Дәүләт Думасында Елена Ямпольскаяның мандатын Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Ивановка тапшырган.

“Исемлектә бер урын бушады. Ямпольская Президент Аппаратына китте, Анатолий Петрович Дума депутатына әйләнде. Республика өчен мөһим бу. Безгә Дәүләт Думасында депутатларның санын саклап калу кирәк. Татарстаннан 15 депутатыбыз бар. Бик әйбәт сан. Депутатлар да әйбәт. Алар закон сагында тора, бу законнарны яза, кабул итә, республикабызга булыша. Барлык программаларда – дәүләт, шулай ук федераль программаларда катнаша”, – дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев