***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
- Октябрьдә күк гөлдерәсә – кыш карсыз һәм җылы килә.
- Яфраклар соңга калып коелса – кыш суык була.
- Яфраклар җиргә өске яклары белән капланып төшмәсә – суык кышка, ә аскы яклары өстә калса – җылы кышка һәм уңышлы елга.
- 1 октябрьгә торналар җылы якларга киткән икән, 14 октябрдә беренче кырау көтегез. Ә инде 1есе көн җылы булса – 2 ноябрьгәчә суыклар булмаячак.
- 4 октябрьдә көн нинди – киләсе дүрт атна да шундый булачак.
- 5 октябрьгә миләш яфракларын коеп бетермәсә – кар соң ятачак.
- 8 октябрьдә беренче кар яуса – якынча 21 ноябрьдә ул ятачак.
- 15 октябрьдә яңгыр яуса – кыш зәһәр булыр.
Нет комментариев