«Очей очарование»: шигърият телләрне һәм төбәкләрне берләштерә
Яшәеш

«Очей очарование»: шигърият телләрне һәм төбәкләрне берләштерә

Шәһәребезнең 3нче гимназиясендә алтынчы тапкыр «Очей очарование» дип исемләнгән регионара әдәби бәйге узды. Шигърият сөюче балаларны бер мәйданга җыйган әлеге чара яшь талантларга үзләрен күрсәтү, сәнгатьле сөйләм осталыкларын камилләштерү мөмкинлеге бирде.

Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары татар, рус һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләде. Беренче этапка 348 катнашучыдан видеоязмалар кабул ителде. Ә бәйгенең бүгенге этабында 222 укучы чыгыш ясады.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Чараның географиясе дә игътибарга лаек. Бәйгедә Уфа һәм Самара шәһәрләреннән, Мари Эл һәм Удмуртиядән шигырьләр җибәрделәр. Оештыручыларга хәтта мари телендә башкарылган шигъри чыгышлар да юлланган. Бу исә бәйгенең төрле милләт вәкилләрен һәм телләрне берләштерүче әһәмиятле мәдәни мәйдан булуын күрсәтә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

3нче гимназия директоры урынбасары Ләйсән Халитова билгеләп үткәнчә, мондый бәйгеләр балаларның иҗади сәләтләрен ачуга, әдәбиятка кызыксынуларын арттыруга һәм төрле телләргә хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

«Безнең өчен һәр баланың сәхнәгә чыгып, үз сәләтен күрсәтүе мөһим. Бәйге балаларга шигърият дөньясына якынаю, төрле телләрдәге әсәрләр белән танышу һәм үзләренең сәнгатьле сөйләм осталыкларын сынап карау мөмкинлеге бирә. Төрле төбәкләрдән килгән укучыларның бер мәйданда очрашуы аеруча куанычлы», – дип ассызыклады Ләйсән Халитова.

«Очей очарование» бәйгесе яшь буынның шигърияткә мәхәббәтен үстерүгә, телләр һәм мәдәниятләр арасында дуслык күперләре салуга хезмәт итә. Шигъри сүз аша балалар үзләренең хис-кичерешләрен белдерә, рухи дөньяларын баета һәм әдәбиятның берләштерүче көченә тагын бер кат инана.


Нет комментариев