Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хәбәр итә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Татарстанның күпбалалы гаиләләренә социаль ярдәм чараларын саклауга юнәлдерелгән закон проекты республика Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация советының эшче төркеме утырышында тикшерелде. Утырышны юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик үткәрде.
Закон проекты өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гражданнарга кагыла. Бу санга уллыкка яки кызлыкка алынган балалар да керә. Социаль ярдәм чараларын алу өчен балаларның яше 18 яшькә кадәр булырга тиеш. Әгәр бала көндезге уку формасында белем ала, балачактан инвалид булып тора яки махсус хәрби операциядә катнаша икән, ярдәм алу хокукы 23 яшькә кадәр саклана.
Закон проекты нигезендә түбәндәге социаль ярдәм чараларын саклап калу күздә тотыла:
- Өч яшьтән алты яшькә кадәрге балаларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән исемлек буенча дару препаратлары белән бушлай тәэмин итү;
- Гаиләнең һәр әгъзасына, торак фондының төренә карамастан, торак мәйданының социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирү;
- Билгеләнгән куллану нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә субсидия бирү. Үзәкләштерелгән җылыту системасы булмаган йортларда яшәүче гаиләләр өчен халыкка сату нормалары чикләрендә ягулык бәясенең 30 проценты каплана;
- Гомуми белем бирү оешмасында укучы баланың җәмәгать транспортында йөрүе өчен ата-ананың берсенә ай саен 120 сум күләмендә субсидия бирү. Әлеге түләү уку тәмамланганчы, әмма балага 23 яшь тулганчы гына гамәлдә була.
Аерым бер норма якыннарын югалткан гаиләләргә кагыла. Әгәр бала махсус хәрби операциядә катнашкан вакытта һәлак булса, гаилә югарыда күрсәтелгән социаль ярдәм чараларын алу хокукын саклап кала. Бу хокук гаиләдәге иң олы балага 23 яшь тулган көнгә кадәр яки аңа 23 яшь тулган булыр иде дип билгеләнгән датага кадәр гамәлдә булачак.
Татар-информ
Нет комментариев