Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Масленицага Казаннан Свияжскига өстәмә электричкалар кертелә

Свияжск тимер юл станциясеннән Зөя утравына кадәр һәм кирегә автобуслар йөриячәк, аларның расписаниеләре шәһәр яны поездлары хәрәкәте белән килештерелгән.

Автобуста йөрү, поезд билетын күрсәткән очракта - бушлай. Аерым алганда, 6001нче номерлы поезд билгеләнә, ул Казан станциясеннән 8:58 сәгатьтә китә һәм 10:15 сәгатьтә Свияжск станциясенә килә. Автобус 10:25 сәгатьтә кузгалачак.

Шулай ук казаннан 10:27 кузгалып китә торган 6355нче электричка да кертелә һәм 11:44 сәгатьтә Свияжск станциясенә килеп җитә. Автобусны 11:55 сәгатьтә кузгату планлаштырыла.

Зөя утравыннан тимер юл станциясенә кадәр автобус 14:00 сәгатьтә кузгалачак. Ә 6006нчы номерлы поезд Свияжск станциясеннән 14:30 сәгатьтә китә, Казанга ул 15:44 сәгатьтә киләчәк. Зөя утравыннан чираттагы автобус 16:10 сәгатьтә. Ә Свияжск станциясеннән 16:43 сәгатьтә 6358нче электричка кузгалачак, поезд Казанда 17:58 сәгатьтә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев