Кызлар, сез дә минем кебек сәер хәлдә кала күрмәгез дип шалтыратуым иде
Яңа ел алдыннан тыз-быз чабып йөргән көннәр.
Эштә дә чабабыз, өйдә дә. Җитмәсә балаларга бүләк эзләп мәш киләбез. Ярый әле хәзер интернет аша гына заказ биреп була.
Без дә ирем белән уйлаштык та, ике улыбызга да файдалы бүләк – турник алырга булдык. Иремнең эштән соң йөрисе килмәгәч, заказны миңа кереп алырга кушты. Хатын-кыз армый бит ул. Авырлыгы 5 кило чамасы дип язылган иде. Бер зур кәгазь коробка тоттырып куйгач та, әллә ни шикләнмәдем. Аның авырлыкларыыыы... Ярый әле үзем белән чана алган идем, өстерәп кайттым. Подъезддан фатирга кадәр ничек күтәреп кергәнемне сөйләп тормыйм, урамда чатнама суык булса да, бөтен аркам гына түгел, чәч бөртекләремә кадәр чеп-чи иде.
Озак та тормады, артымнан ирем дә кайтып җитте. Инде бүләкне ачыйк дип, савытына күз салсак, комод дип язылган сүзләрне күреп, егылып китә яздым. Менә шулай, мин тиле, карап-нитеп тормыйча гына, турник урынына комод күтәреп кайтканмын.
Шундый хәлдә калмас өчен, һәрнәрсәне тикшереп алырга кирәк икән ул. Ялгыш бирелгән товарны кире илттек, ирем белән инде, әлбәттә. Башка алай күтәренеп йөрисем юк әле, бу очрак минем өчен бик шәп дәрес булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев