Кыйналган һәм көчләнгән, К.Маркс урамында 44 яшьлек хатын-кыз табылган
03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 1009 чакыру килгән.
Шуларның 626сы – шәһәрдән, 383е районнан булган. 377 кешене госпитализацияләгәннәр: 282се – шәһәрдән, 95е – районнан.
Сәйдәшев урамында 20 дару төймәсе эчеп үзен агулаган 29 яшьлек ир янына чакыру алынган. Аны терапиягә китергәннәр.
Яңа Турадагы «Вайлдберрис» складында фура кысып бот сөяген сынган 44 яшьлек ир-атка медицина ярдәме күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Төзүчеләр проспектында кайнар су белән тәне пешкән 1 яшьлек, Загороднаяда шулай ук кайнар су белән күкрәге һәм аяклары пешкән 1 яшьлек кызга ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүчеләр хирургия бүлегенә китерелгән.
К.Маркс урамында кыйналган һәм көчләнгән 44 яшьлек исерек хатын-кызга медицина ярдәме таләп ителгән. Баш мие җәрәхәтләнгән, борын сөяге сынган, күп санлы бәрелүләр алган зыян күрүчене медиклар хирургиягә китергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев