Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Коточкыч хәл

Мәскәүдә пенсионер ханым җылытыла торган Кытай юрганы астында янып үлә

Массакүләм мәгълүмат чаралары буенча, фаҗига электр белән җылытыла торган юрганда кыска вакытлы ялганышта ут чыгу аркасында килеп чыккан.

69 яшьлек девайс хуҗабикәсе төнлә ябынган һәм истән аңын югалткан. Янгын сүндерүчеләрне күршесе чакырган, ул төтен исен сизеп алган. Килгән янгын сүндерүчеләр караваттагы утны сүндерә, зыян күрүчене подъездга алып чыгып, ярдәм итәргә тырыша, әмма хатын-кызны коткарып кала алмый.

Моңа охшаш хәл Серпухов шәһәрендә ике атна элек булган. Анда 78 яшьлек пенсионер ханым да электр одеял астында йоклаган һәм яна башлаган. Ләкин ул чыгып өлгергән. Тик соңыннан янган йортка шәхси әйберләрен алырга кире кергән һәм һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев