Комаров урамында кабызган килеш калган утюг аркасында янгын чыккан
Яшәеш

Комаров урамында кабызган килеш калган утюг аркасында янгын чыккан

24 – 30 сентябрьдә Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 13 чакыру килгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шуларның 3есе ялган булган. 6 янгын очрагы теркәлгән.

Кызыл Яр авылының «Атлашкино-2» бакчачылык җәмгыятендәге бер өйдә янгын электр үткәргеченнән чыккан дип фаразланган. Нәтиҗәдә, 2 бакча өе, хуҗалык корылмалары янып, 38 квадрат метр мәйданга зыян килгән.

Комаров урамындагы йорт фатирында янгын көнкүреш җиһазыннан чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган. Утюгны кабызган килеш калдырган булганнар. Бу очракта зал бүлмәсенең 4 квадрат метрына зыян салынган.

Васильевоның Затонская урамындагы йорт мунчасында ут төтен торбасыннан чыккан дип фаразланган. Нәтиҗәдә, мунча, беседка һәм гараж янып, 122 квадрат метрга зыян килгән. 


Нет комментариев