Яшәеш

Казанда ВАЗ моделе машинасын 1 млн сумга саталар

Казанның автомобиль базарында гадәти булмаган тәкъдим барлыкка килде – 2008 елгы нибары 18,5 мең км йөгереше булган ВАЗ-2107 машинасын 950 мең сумга саталар.

17 ел эчендә "җиделе"нең йөгереше 18,5 мең км тәшкил иткән. Сайтларның берсендә басылган белдерүдән күренгәнчә, әлеге машинаның бәясе –  950 мең сум.

Автомобиль номеры саннарының комбинациясе дә үзенчәлекле икән.

"Жигули" җиденче моделе АвтоВАЗ классик гаиләсенең соңгы вәкилләреннән берсе булып тора. 


Нет комментариев