Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум ярдәм түләнәчәк
Яшәеш

Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум ярдәм түләнәчәк

Казан Башкарма комитетының тиешле карары антикоррупция экспертизасын уза.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Түләү Казанда даими теркәлү булганда гаиләгә бер тапкыр гына бирелә.

Аны:

  • ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләр;
  • ике әти-әни дә I яки II группа инвалид булган һәм балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр;
  • балигъ булмаган балалары булган I яки II группа инвалид ялгыз әти-әниләр;
  • бер һәм аннан күбрәк балигъ булмаган мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче ялгыз әти-әниләр ала алачак.

Гаризалар һәм документлар 2026 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә.

Татар-информ


Нет комментариев