Казанда яңа гастрономик рекорд куелды – чәк-чәктән иң зур байрак ясадылар
Яшәеш

Казанда яңа гастрономик рекорд куелды – чәк-чәктән иң зур байрак ясадылар

«Туган авылым» комплексында авырлыгы 300 килограмм, зурлыгы икегә өч метрлы чәк-чәктән Татарстан байрагы барлыкка килде.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

– Без ел саен комплексыбызның туган көненә милли ризыклардан рекордлар куябыз. Алда шәһәр һәм республика көне, шуңа күрә чәк-чәктән Татарстан байрагы ясарга булдык. Барлык кунакларны сыйларбыз. Аны балачактан татар ашларын белүче әбиләребез әзерләде. Алар аны күңел һәм мәхәббәт белән эшләде. Бик тәмле булачагына ышанам», – дип билгеләп үтте чара башланганчы комплекс нигезләүчесе Радик Габдрахманов.

«Татар-информ» хәбәрчесе ачыклаганча, бәйрәм кунаклары арасында илнең төрле төбәкләреннән – Башкортстаннан, Оренбург өлкәсеннән алып Ерак Көнчыгышка кадәр (Сахалин) кешеләр булган.

– Мондый чаралар безгә Татарстанның гастрономик мәдәнияте турында интернетта сөйләргә мөмкинлек бирә. Алар игътибарны җәлеп итә, һәм кешеләр республикабыздагы җылылык һәм кунакчыллык белән танышырга тели, – дип ассызыклады «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә ТР Рестораторлар һәм кунакханәчеләр ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Рекорд рәсми рәвештә Россия гастрономик рекордлары китабына кертелде, ә зур десертны беренче булып чәк-чәкнең зурлыгын үлчәүдә экспертларга ярдәм иткән балалар авыз итте.


Нет комментариев