Балаларга пособие алырга теләүчеләрнең алдакчылар белән аралашу куркынычы бар.
Президент белдерүеннән соң, Челтәрдә балаларга пособие турында дәүләт хезмәтләренең фейк сайтлары барлыкка килде. Элегрәк, россиялеләргә түләүләр рәсмиләштерергә тәкъдим иткән рәсми интернет-портал кулланучыларның массакүләм һөҗүме аркасында, ике тапкыр «очты».
Кичә, 14 майда, балалар пособиеләре темасын ачыктан-ачык эксплуатацияләүче 30га якын интернет-портал бар иде инде, һәм бу бары тик ru зонасында гына. Мондый сайтларның исемнәрендә gosuslugi, gosuslugi-16, vyplaty, covid-vyplaty, posobie һәм башкалар бар.
Аларның күбесе әле эшкәртүдә, мөгаен, алга таба алар үзләренең прототибы - "Дәүләт хезмәте" интернет-порталы дизайнын алачаклар.
Сак булыгыз!
Нет комментариев