Яшел Үзәндә машина йөртүче хатын-кыз 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән
Яшәеш

Яшел Үзәндә машина йөртүче хатын-кыз 12 яшьлек велосипедчыны бәрдергән

Узган атнада 124 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

Шуларның 31ендә матди зыян китерелгән. Кешеләр җәрәхәтләнгән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 автомобильче исерек килеш тотылган.

Яшел Үзән шәһәренең Овражная урамындагы юл чатында «Форд Фокус» автомобилен йөртүче 33 яшьлек хатын-кыз 12 яшьлек велосипедчыга юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә, велосипед йөртүченең кул бармагы сынган. Ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.


Нет комментариев