Яшел Үзәндә «Иң мөһиме — кешеләр» кадрлар клубының чираттагы утырышы узды
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Иң мөһиме — кешеләр» кадрлар клубының чираттагы утырышы узды

Утырышта ветераннарның җәмгыятькә һәм хезмәт коллективларына җайлашуы, аларның һөнәри тәҗрибәсен гражданлык хезмәтендә куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук яңа һөнәр үзләштерү, квалификация күтәрү һәм хезмәт базарында үз урынын табу мәсьәләләре күтәрелде.

Катнашучылар ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мондый эштә эш бирүчеләр, кадрлар хезмәтләре, социаль һәм психологик ярдәм белгечләренең бердәм хезмәттәшлеге мөһим булуы билгеләп үтелде.
Ахырда Татарстаннның электрон мактау тактасына кертелүчеләргә таныклык тапшырылды. Алар арасында эш урынында билгеле бер уңышларга ирешкән төрле һөнәр ияләре бар.

Тулырак газетабызның алдагы саннарында укырсыз, әлегә Илсөя Садыйкованың ФОТОРЕПОРТАЖын һәм Рәзилә Хәйретдинованың ВИДЕОсын тәкъдим итәбез.


Нет комментариев