Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды

Зональ турда 8 районнан 27 конкурсант катнашты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы Яшел Үзәннең мәдәни үсеш үзәгендә узды. Анда Югары Ослан, Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа районнары вәкилләре катнашты. Үзәк милли костюмнар кигән, үз чыгышын дулкынлану хисләре белән көткән катнашучылар һәм теләктәшлек белдерергә килгән җанатарлар белән тулы иде. Биредә үзенә күрә бер бәйрәм рухы хөкем сөрде.

– Яшел Үзән җирлегендә каршы алуыбызга шатбыз. Бәйге инде 30 елга якын уздырыла һәм күпме катнашучы үз осталыгын, булганлыгын күрсәтте. Барчагызга да уңышлар телим, – дип сәламләде район башлыгы урынбасары Николай Бызин.

Конкурсантлар ун номинациядә үз сәләтен, тормышка карашын, һөнәрен күрсәтте. Һәрберсе нинди генә өлкәдә эшләсә дә, туган ягының, республикасының үсешенә, халкына тугры хезмәт итә. Зона турында Яшел Үзән данын яклаучыларның күп булуы аеруча сөендерде.

– Республика бәйгесендә катнашуым белән бәхетлемен. «Мәдәният һәм рухият» номинациясендә чыгыш ясадым. Директорыбыз Ринат Ринатович үземне сынап карарга тәкъдим иткәч тә, теләп риза булдым. «Хыял» бию төркеме кызларына, әти-әниләренә, ярдәме өчен коллегам Рәзинә Сәйфетдиновага, әлбәттә инде, гаиләмә чиксез рәхмәтлемен, – дип хис-кичереш­ләре белән уртаклаша Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Үз номинацияләрендә җиңүчеләр белән таныш булыгыз:

«Өченче буын герое» номинация­се – Сания Сафиуллина (Апас)
«Хатын-кыз – ана» номинациясе – Татьяна Чихирина (Яшел Үзән)
«Хатын-кыз галим» – Татьяна Комягина (Яшел Үзән)
«Хатын-кыз – лидер» номинация­се – Люция Әхмәтҗанова (Буа)
«Минем һөнәрем – минем язмышым» номинациясе – Римма Хөснетдинова (Яшел Үзән)
«Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясе – Ксения Рыкалина (Яшел Үзән)
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясе – Анна Матвеева (Кайбыч), Эльвина Садыйкова (Кама Тамагы)
«Ир-ат – лидер» номинациясе – Рөстәм Минһаҗиев (Апас), Илнур Әхмәтов (Кайбыч)
«Хатын-кыз – ел үрнәге» – Гөлнара Нуруллина (Чүпрәле), Елена Кошкина (Яшел Үзән)
Җиңүчеләр Казанда узачак бәйгенең финалында катнашачак.



«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесе Татарстанда 1996 елдан бирле үткәрелә. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Ул республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, рухилыгына, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклауга һәм җәмгыятькә тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев