«Маяк» спорт комплексы базасында дуатлон-кросс буенча Россия Кубогы финалы, 15–17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелеге, 13–14 яшьлек спортчылар арасында Бөтенроссия ярышлары һәм Татарстан Республикасының Балалар лигасы узды.
Җиңү өчен көрәшергә Яшел Үзәнгә Россиянең 19 төбәгеннән 443 катнашучы җыелды.
Спортчыларга ике йөгерү этабыннан һәм тау велосипедларында велоузыштан торган дистанцияләрне үтәргә туры килде. Трассаларның озынлыгы яшь категориясенә карап аерылып торды.
Триатлон буенча Балалар лигасы Татарстанда 2020 елдан бирле республика хөкүмәте, Казан мэриясе һәм Россия җыелма командаларын спорт әзерләү үзәге ярдәме белән үткәрелә.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев