Яшел Үзәндә балалар триатлон лигасы ярышлары узачак
Яшәеш

Яшел Үзәндә балалар триатлон лигасы ярышлары узачак

Якшәмбе көнне, 25 октябрьдә, Яшел Үзәндә балалар триатлон лигасының VII этабы – 2026 ел сезонының соңгы стартларның берсе узачак. Бер мәйданчыкта берничә зур турнир җыелачак: Россия Кубогы финалы, 15–17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында беренчелек, дуатлон-кросс буенча бөтенроссия ярышлары (13–14 яшьлекләр) һәм Балалар лигасы.

Ярышларда Татарстан районнарыннан 7–12 яшьлек 240тан артык яшь триатлет катнашачак. Аларны өч этаптан торган классик триатлон дистанциясе көтә: йөгерү – велоузыш – йөгерү. Дистанцияләр яшьләр буенча җайлаштырылган: кече төркемнәр өчен – 800 м + велосипедта 2,5 км + 400 м; 11–12 яшьлекләр өчен – 1,5 км + 5 км + 800 м.

Балалар триатлон лигасы Татарстанда 2020 елдан бирле республика хөкүмәте, Казан мэриясе һәм Россия җыелма командаларын спорт әзерләү үзәге ярдәме белән үткәрелә. Сериянең генераль партнеры – «СМУ-88» компанияләр төркеме.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев