Яшел Үзәндә хәрби хезмәткәрләр һәм госпиталь өчен гуманитар йөк җыелды. Озатуга дарулар һәм маскировка челтәрләре керде. Йөкне «СВОих не бросаем. Зеленодольск» ирекле оешмасы командасы кыска вакыт эчендә әзерләде.
Фото: Елена Кошкина
Озату Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча гуманитар пунктта булды. Грузны илтүне 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучы Хоттабыч позывнойлы сугышчы оештырды. Кирәкле әйберләрне сатып алу чыгымнарының зур өлешен хәзер запаста булган, әмма якташларына ярдәм итүне дәвам итүче Седой позывнойлы хезмәттәше үз өстенә алды.
Хоттабыч — МВДның элекке хезмәткәре. 2016 елда эштән киткәч, ул МХОга ирекле рәвештә бара һәм «Тимер» подразделениесенә керә. Аның таркатылуыннан соң хәрби хезмәткәр башка взводка күчә, хәзер анда эвакуация төркемендә машина йөртүче-санитар булып эшли. Хоттабыч позывнойын ул 2022 елда ала. Аны озын сакалы, шулай ук катлаулы хәлләрдән югалтусыз чыга белү сәләте аркасында шулай атаганнар.
Ул яшел үзәнлеләргә йөкне тиз җыйган өчен рәхмәт белдерде.
«СВОих не бросаем» ирекле оешмасының Яшел Үзәндәге вәкиле Рөстем Шакиров билгеләп үткәнчә, салкыннар якынлашканда хәрби хезмәткәрләргә өстәмә ярдәм кирәк булачак.
Якын көннәрдә гуманитар йөк адресатларга җиткереләчәк дип көтелә.
Материал Юлия Озерова ярдәмендә әзерләнгән
Татар-информ
Нет комментариев