Яшел Үзән районында 1541нче УИК әгъзасын юбилее белән котладылар
Яшәеш

Яшел Үзән районында 1541нче УИК әгъзасын юбилее белән котладылар

Яшел Үзән районында участок сайлау комиссиясе әгъзасы Хмельницкая Наталья Евгеньевна үзенең 55 еллык юбилеен сайлау участогында билгеләп үтте. Ул инде 10 елдан артык сайлау комиссиясендә эшли.

Наталья Евгеньевна шулай ук Әйшә гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Аның 36 ел педагогик стажы бар. 

Юбилярны котларга хезмәттәшләре, укучылары һәм авылдашлары килделәр. Алар аңа зур йөрәкле, сабыр һәм намуслы кеше буларак җылы теләкләр җиткерделәр. Наталья Евгеньевнага озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм педагогик хезмәтендә яңа уңышлар теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда РФ Федераль Җыенының IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә үткәрелә торган сайлаулар буенча тавыш бирү 18 сентябрьдә башланды һәм 20 сентябрьдә тәмамланачак. Сайлау участоклары көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр эшли.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев