Яшел Үзән районы 95 млн сумлык 10 берәмлек яңа коммуналь техника алачак
Яшәеш

Яшел Үзән районы 95 млн сумлык 10 берәмлек яңа коммуналь техника алачак

«Казан Экспо» үзәге каршындагы мәйданчыкта Татарстанның коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника тапшыру тантанасы узды. Чара БРИКСның беренче Халыкара төзелеш атналыгы кысаларында үткәрелде. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстанның профильле министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин катнашты.

Фото: ЯҮМР матбугат хезмәте

Яшел Үзән районына ел ахырына кадәр гомуми бәясе 95 млн сум булган 10 берәмлек техника кайтару каралган.

Өч машина районга тапшырылган инде:

  • мини-йөк төягеч;
  • вакуум машинасы;
  • экскаватор.

Калган техника да коммуналь предприятиеләр арасында бүленгән:

  • өч УАЗ автомобиле;
  • Яшел Үзәннең су канализация челтәрләренә хезмәт күрсәтүче предприятие өчен канал юуу машинасы;
  • Васильеводагы «Ресурс» муниципаль унитар предприятиесе өчен юл-төзелеш эшләрен башкаручы комбинирланган машина;
  • Норлат торак-коммуналь хуҗалыгының муниципаль җитештерү предприятиесе өчен мини-йөк төягеч;
  • Осиново өчен автогрейдер һәм комбинирланган юл машинасы.

Техника паркын яңарту коммуналь хезмәтләргә көндәлек бурычларны тизрәк үтәргә, инженерлык челтәрләренә хезмәт күрсәтергә һәм юлларны тәртиптә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елдан бирле Татарстан шәһәрләре һәм районнары өчен 789 берәмлек махсус һәм коммуналь техника сатып алынган. Быел республика тагын 162 машина алырга планлаштыра. Моның өчен 1,5 млрд сум акча каралган.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев