Әниләр көне алдыннан Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең профсоюз оешмасы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче егет-кызларның әниләрен хөрмәтләде.
Профсоюз активистлары әлеге хатын-кызларга ихлас рәхмәт сүзләрен һәм тирән хөрмәтләрен җиткерде. Чара барышында аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи көч, илгә тынычлык һәм якыннарының тизрәк исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Рәхмәт һәм ярдәм билгесе буларак, бәйрәмдә катнашкан барлык әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу – чын геройлар тәрбияләгән батыр йөрәкле хатын-кызларга булган рәхмәтебезнең кечкенә бер өлеше генә.
Кадерле әниләр! Сезгә сабырлыгыгыз, зирәклегегез һәм чиксез мәхәббәтегез өчен баш иябез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгыз белән тизрәк кавышуыгызны телибез!
ЗЦРБ
Нет комментариев