Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән» газетасының өзлексез чыгып баруына гомеренең утыз елдан артык вакытын багышлаган хөрмәтле һәм яраткан коллегабыз Әлфия Сәгыйть кызы Зыякаеваның бүген дөньяга тәүге аваз салган көне

Әлфия апа!

Без сиңа туган көнеңдә дөньяның барлык бәхетен, рәхәтен, сихәтен телибез! Алдагы көннәреңдә күңел тынычлыгы белән, авырмыйча, муллыкта һәр туган таңга сөенеп, тормышның барлык тәмен татып, ләззәтләнеп яшәргә язсын. Синең кебек сабыр, эчкерсез, зирәк кешеләр бүгенге заманда сирәк. Шул күркәм сыйфатларың, киң күңелең Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләренә һәм мәрхәмәтенә лаек булсын, могҗизаи рәвештә теләкләрең, хыялларың чынга ашсын. 
Әле тагын озак еллар бер дус һәм тату гаилә булып, редакциябезне данлап, эшләргә насыйп булсын! 


 Ямьле җәйгә тагын бер ямь өстәп, 
Син килгәнсең якты дөньяга. 
Җәйләр сиңа матурлык та биргән, 
Ягымлы син ахры шуңа да. 
 Гел шатлыкта, гел муллыкта 
Үтсен синең көннәрең. 
Август ае алмасыдай 
Балкып торсын йөзләрең. 

Ихтирам белән, «Яшел Үзән»леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


“Яшел Үзән” газетасы журналистлары коллегаларын туган көн белән ничек котлый соң

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев