Якташыбыз Ева Ричи өчен тавыш бирәбез
Яшәеш

Якташыбыз Ева Ричи өчен тавыш бирәбез

Ева Яшел Үзән музыкаль театрында баш хормейстер булып эшли.

«ТР Яшьләр гимны» конкурсында халык тавыш бирә. Финалистлар, шул исәптән Ева Ричи да, үз музыкаль эшләрен тәкъдим иттеләр, һәм хәзер һәркем үзенә ошаган әсәрне якларга мөмкин.

Иң күп тавыш җыйган әсәр авторы үз эшен «Созвездие-Йолдызлык» театрының профессиональ студиясендә яздыру мөмкинлеген алачак.

Җиңүчене эксперт сайлап алу нәтиҗәләре буенча жюри билгеләячәк. Аның составына мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре керә.

Тавыш бирү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк: https://vk.ru/wall-71695567_36600


Нет комментариев