Горький исемендәге Яшел Үзән заводына яңа җитәкче билгеләнде
Яшәеш

Горький исемендәге Яшел Үзән заводына яңа җитәкче билгеләнде

9 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендәге А.М. Горький исемендәге заводның яңа генераль директоры итеп Дмитрий Ермаков тәкъдим ителде.

Билгеләү турындагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин игълан итте.

Моңа кадәр заводны җитәкләгән Александр Филиппов «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясендә генераль директорның җитештерү буенча урынбасары булып эшләячәк.

Яңа җитәкченең төп бурычлары — контрактларны үтәү, җитештерүне техник яктан яңарту, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кадрлар потенциалын үстерү.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев