Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия » партиясе праймеризында катнашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин онлайн режимында партия праймеризында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин быел "бердәмроссиялеләр" нең гибрид схемасын куллануын искәртеп үтте — онлайн һәм сайлау участогына килеп, традицион формада тавыш бирергә мөмкин.

"Онлайн-тавыш бирү бөтен кешегә дә туры килми: ерактагы авыл территорияләре бар, алар өчен традицион тавыш бирү форматы якынрак. Шуңа күрә без мондый мөмкинлек булсын өчен федераль дәрәҗәдә чыгыш ясадык. Безне ишеттеләр — илнең 42 төбәге шундый хокук алды", - дип аңлатты Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, бу сайлау циклында татарстанлылар югары активлык күрсәтә. Республика халкы Дәүләт Думасына көзге сайлаулар белән дә, «Бердәм Россия»праймеризы белән дә кызыксына.

"Беренчел мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның агымдагы килүе алдагы сайлаулардагыга караганда күпкә югарырак. Кешеләрнең активлыгы узган еллардан да яхшырак», - дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев