Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эт коляскада йоклап яткан 3 айлык сабыйны талаган: бала үлем хәлендә

Фаҗига буенча җинаять эше кузгатканнар.

Овчарка токымлы эт коляскада йоклап яткан 3 айлык малайга һөҗүм иткән. Бу хәл узган шимбәдә Яңа Мәскәүдә булган.

“РИА Новости”, Россия Тикшерү комитеты мәгълүматларына таянып, шул хакта яза. Соңыннан ачыкланганча, ана кеше коляскада йоклап яткан сабыен 1-2 минутка урамда калдырып, нәрсәгәдер өенә кереп киткән. Кире чыккач, ни күрсен: эт, сабыйны коляскасыннан тартып төшергән дә малайны ботарлапмы-ботарлый… Бала бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Сабыйның корсагы, җилкәсе, аяклары җәрәхәтләнгән, баш миенә зыян килгән. Нарасыйга операция ясаганнар, әмма ул әле – бик авыр хәлдә.

Фаҗига буенча “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян салу” һәм “Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү” статьялары нигезендә җинаять эше кузгатканнар.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев