Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дума сайлауларында үзләре өчен уңайлы участокта 10 меңнән артык татарстанлы тавыш бирәчәк

Республиканың 10 меңнән артык кешесе "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашуга документлар бирде, ягъни теркәлү урыны буенча түгел.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, татарстанлылар мондый мөмкинлектән федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша файдаланганнар.

"2016 елда Дәүләт Думасы депутатларын узган сайлауларда үзләренең фактта булу урыны буенча тавыш бирергә теләүче татарстанлылар үз сайлау комиссиясенә барып, бүтән участокта тавыш бирү таныклыгын алырга, аннары урында яңа УИКка барып, теркәлергә тиеш иде. Боларның барысы да юлга акча, вакыт таләп итте. Хәзер барысы да уңайлы, автоматлаштырылган», - дип билгеләп үтте Кондратьев.

Яңа участокка беркетү сайлаучының теләге нигезендә автомат рәвештә башкарыла, аңа үзе өчен уңайлы сайлау участогын күрсәтү дә җитә. Моны алдан ук Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында эшләргә яки моның өчен "Минем сайлау участогы" телеграм-ботыннан файдаланырга мөмкин.

Татарстанда 17, 18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча бөтен ил буйлап теләсә кайсы участок территориясендә тавыш бирергә мөмкин, тик кандидатларның федераль исемлеге өчен генә. Бермандатлы округлар буенча күрсәтелгән кандидатлар өчен тавыш бирү бары тик тиешле округ чикләрендә генә узарга мөмкин.

Шулай ук Татарстанда тавыш бирү көннәрендә Азино һәм Студентлар округлары буенча ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. "Мобиль сайлаучы" технологиясе буенча бу сайлауларда округларның мәгълүматлар чикләрендә генә тавыш бирергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев