Чистай районында коточкыч янгын булган
Яшәеш

Чистай районында коточкыч янгын булган

Сәбәбе — коры үләнгә ут төртү.

Кичә Чистай районында булган янгын социаль челтәрләрдә яшен тизлегендә таралды. 

️️️ИГЪТИБАР!!!
Яз көннәрендә коры үләннәрне яндыру — зур куркыныч тудыра. Ут тиз генә контрольдән чыгып, урманнарны, кырларны, йортларны юкка чыгара, кешеләрнең гомеренә зыян китерә. Зинһар, башкаларның хаталарын кабатламагыз!

️️️Әлеге фаҗигане булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  • Коры үләннәрне көрәк белән җыеп күмүне өстен куегыз.
  • Янгын күрсәгез кичекмәстән 112, 101 номерына яки гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә хәбәр итегез.
  • Якыннарыгызга, бигрәк тә балаларга, янгын куркынычы турында искәртегез.

Үзегезнең, гомумән бар тереклекнең тормышын куркыныч астына куймагыз! Табигать белән кешеләр — дошман түгел. Аны сакларга тырышыйк.


Нет комментариев