Бүген ЯҮМР мәгариф оешмаларында укучылар һәм укытучылар, ата-аналар Этнографик диктант яздылар
Яшәеш

Бүген ЯҮМР мәгариф оешмаларында укучылар һәм укытучылар, ата-аналар Этнографик диктант яздылар

Алар Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүләрен тикшерә алдылар.

Этнографик диктантның максаты – кешеләрнең игътибарын илдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Оештыручылар фикеренчә, бу белем Россия Федерациясе халыкларының татулыгын, милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.

Диктант гадәттәгечә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык инициативасы белән үткәрелде.

Фото: архивтан

Диктант биремнәре 16 – 30 яшьлек катнашучылар өчен 30 сораудан, 16 яшькә кадәрге укучылар өчен 20 сораудан торды. Офлайн мәйданчык итеп Яшел Үзән муниципаль районының 39 гомуми белем бирү оешмасы билгеләнде.

Офлайн диктантта барлыгы 3033 кеше (укучылар, педагоглар һәм ата-аналар) катнашты, шулардан:

  • 8 – 11 сыйныф укучылары – 2595 кеше;
  • педагоглар – 411 кеше;
  • ата-аналар – 27 кеше.

Диктанта 3 – 12 ноябрь көннәрендә онлайн форматта катнашу мөмкинлеге дә бар. Аны www.miretno.ru сайтына кереп эшләп була.


Нет комментариев