Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтенроссия «Кайнар линиясе» эшли

2 октябрьдән Россия Федерациясенең барлык субъектларында Роспотребнадзорның грипп һәм ОРВИ профилактикасы мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линиясе» эшли башлаячак.

Консультацияне 13 октябрьгә кадәр алырга мөмкин.

Хезмәт белгечләре россиялеләргә гриппка каршы прививканы кайда ясарга, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, гриппка каршы прививканы башкалар белән бергә кулланырга мөмкинме, прививкага нинди штаммнар керә, шулай ук специфик булмаган профилактика чаралары турында искә төшерәчәкләр һәм ата-аналарга балаларны эпидезонда ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирәчәкләр.

«Кайнар линия» кысаларында консультацияләр уздырыла торган телефон номерлары һәм консультация үзәкләре һәм пунктларының адреслары Роспотребнадзорның Россия Федерациясе субъектлары буенча территориаль идарәләренең рәсми сайтларында бастырылган.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен мәгълүмат:

  • - «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63,
  • - эш көннәрендә 8.00дән 12.00гә кадәр һәм 13.00дән 16.40ка кадәр.

Федераль дәрәҗәдә тәүлек әйләнәсе Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге эшли – 8 800 555 49 43 (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев