BMW йөртүчесе Казан үзәгендә ике баласы белән хатынны бәрдергән
Әни 13 һәм 5 яшьлек ике баласы белән Зур Кызыл урамындагы җәяүлеләр юлы аша үтә торган була.
Шул вакытта аларны немец машинасының 25 яшьлек йөртүчесе бәрдерә. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, кешеләрне җәяүлеләр юлыннан 20 метр ераклыкка кадәр очыра.
Өчесен дә хастаханәгә төрле җәрәхәтләр белән алып киләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев