Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Биектау районыннан 12 яшьлек укучы дустының күз алдында вафат була

Әлеге вакыйга Бирюли авыл җирлегендә була һәм бу фаҗига видеокүзәтү камераларына да эләгә.

Хокук саклау органнары хәбәр иткәнчә, яшүсмерләр мотоциклда йөргән. Мотоцикл йөртүче малай кинәт кенә пассажирының аңа таба егылуын сизә. Малай туктап, дустының бик нык сулыш алуын күрә. 19:10 сәгатьтә тиешле хезмәтләргә урманда баланың яшәү билгеләре булмаган гәүдәсе табылуы турында хәбәр итәләр.

Үлгән бала 6нчы сыйныф укучысы Александр Волков була, ул кадет мәктәбендә укый, физик уңышлары һәм яхшы билгеләре белән аерылып тора. Үз классы командиры була, кыр җыеннарында һәм ярышларында актив катнаша.

Туганнары малайның мотоциклдан егылып төшкәндә исән булуын хәбәр итә. Бу вакыйга факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый. Мәктәп укучысының үлеме сәбәбе суд-медицина экспертлары тарафыннан тикшерелгәннән соң билгеле булачак.

Чыганак: https://biektaw.ru/news/proisshestviya/12-letnii-skolnik-iz-vysokogorskogo-raiona-skoncalsia-na-glazax-u-druga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев