Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Алсу дүртенчегә бәби көтә?

Быел ире белән никахын таркаткан җырчыга бу хакта аңлатма бирергә туры килгән.

Әгәр моңа кадәр озак айлар артистканың гаугалы аерылышуы турында гына хәбәрләр ишетелсә, хәзер күпләр аның яңа сөекле кешесе кем булуы турында фаразлар төзи. Күптән түгел Интернет киңлекләрендә пәйда булган яңа фотоларыннан соң кайберәүләр җырчының йөкле булуы турында нәтиҗә ясаган.

Шушы көннәрдә генә «Алтын граммофон» милли музыкаль премиясе тапшыру тантанасында Алсу 2025 ел символы — агач яшел еланга ошарлык нәфис, якты образда күренде. Артистка бу чарага зөбәрҗәт төсендәге киң җиңле, җемелдәп торган бизәкләр һәм зур каурыйлар белән бизәлгән күлмәк сайлаган һәм образын эре зөбәрҗәтле зур алкалар белән тулыландырган.

Мондый кием күпбалалы әнинең идеаль фигурасын ассызыклаган, ләкин тамашачылар шунда ук йолдызның гәүдәсендәге кайбер үзгәрешләрне күреп алган. Барысына да аның корсагы гадәттәгечә яссы күренми кебек тоелган — ул сизелерлек түгәрәкләнгән.

Интернет челтәрендә бу хакта чираттагы фикер алышулар башланганчы, артистка үзенең яңа мөмкин булган мөнәсәбәтләре һәм дүртенче баласы турындагы барлык имеш-мимешләргә һәм гайбәтләргә чик куярга булган.

«Юк, мин йөкле түгел. Чыгыш алдыннан туйганчы ашадым», — дип, ирония белән дөресен белдергән башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев