Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алсу Әбелханова: «Кием буенча чикләүләрне үтәп бетерә алмыйм әле»

Артистларның шәхси тормышын социаль челтәрләр аша күзәтү гадәткә керде.

Ә кайбер эстрада йодызлары, киресенчә, күз тиюдән сакланып, гаилә бәхетен күрсәтмәскә тырыша. Шундыйларның берсе – Алсу Әбелханова.

 
– Сөенечле хәбәр бар дип әйткән идегез.
 

– Улым Әмир быел 11нче сыйныфны бетерде. Мәскәүгә ГИТИСка бюджет урынга үз тырышлыгы белән укырга керде. Театр һәм кино актеры һөнәрен үзләштерәчәк. Әмир 10 яшеннән медицинаны өйрәнде. Бөтен якыннарыбыз «булачак хирург» дип атады. Кинәт кенә сәхнәгә мәхәббәте уянды. Улым бик максатчан, бу ягы белән ул миңа охшамаган. Озак бер әйбер белән генә шөгыльләнә алмыйм. Эшләсәм җиренә җиткереп эшлим, әмма хәрәкәттә булырга яратам.

 
– Бала чагыгыз карлы-буранлы Воркутада үткән. Ул чаклар нәрсә белән истә калды?

 
– Әти-әниләрем тумышлары белән Чүпрәле якларыннан. Алар яшьли ерак төньякка күченеп киткән. Без гаиләдә 3 кыз. Барыбызда Воркутада тудык. Без җәйне күрмичә үстек, анда гел кыш кына була. 40 градуслы салкыннарны да җиңел кичердек. Төньяк балкышын да, гадәти әйбер кебек кабул иттек. Кеше барысына да күнегә диләр бит. Тормышыбыз авыр булмады. Карга чумып, көртләрне ера-ера музыка мәктәбенә барганым хәтеремдә. Кышкы кичләрдә көртләргә ут төшкәндә, карлар ялт-йолт килә иде. Эх, шундый күлмәгем булсын иде, дип хыялландым. Күптән түгел генә андый күлмәкне тектергәнем ачыкланды. Хыялны чынга ашырганымны сизмәгәнмен. Җәй көннәренә Чүпрәлегә әби-бабай янына кунакка кайтканнарым истә. Ул вакытны зарыгып көтеп ала идем.

 
– Сеңелләрегез белән аралашып торасыз­мы?

 
– Һәрберебезнең үз гаиләләре бар. Уртанчы сеңлем 2 бала тәрбияләп үстерә. Гаиләсе белән әти-әниләрем янында Ульяновскида төпләнде. Кече сеңлем Казанда яши, 4 бала үстерә. Аралашып, дус-тату яшибез, шөкер.
 

– Әти-әниләрегез белән еш күрешәсезме?
 

– Мөмкинлек булган саен, күрешергә тырышабыз. Әтигә 75 тулды, оныклары янына машинага утырып килә. Әткәй муллалар нәселеннән, хәзер ул да шушы изге эш белән шөгыльләнә. Улларым кечкенә чактан азан әйтергә өйрәнде. Намаз вакыты килеп җиткәч, бөтен уеннарны туктатып, әти балаларны үзе янына җыйды.

 
– Сез дингә якын кешеме?

 
– Әлбәттә, Аллаһка чын күңелдән ышанам. Кием буенча чикләүләрне үтәп бетерә алмыйм әле. Бөтен кануннарны үтәгәннәргә сокланып карыйм. Дини бәйрәмнәрне үткәреп барабыз. Ходайга барысы да яхшы булган вакытта рәхмәтләр әйтеп торам. Аллаһны авыр вакытта гына түгел, бәхетле чакларда да искә алырга кирәк. Биргән әйбергә шөкер итә белү мөһим.

 
Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев