Әлмәт мэры Гүзәл Хәбетдинова нефть резервуарларына пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе турында аңлатма бирде.
«Бүген иртән нефть инфраструктурасына дошман пилотсыз очкычлары белән массакүләм һөҗүм ясалды, һава һөҗүменә каршы оборона чаралары һөҗүмне кире кайтарды. БПЛА калдыклары төшү нәтиҗәсендә, шул исәптән гражданлык объектларына да зыян килгән. Оператив хезмәтләр һәм район җитәкчелеге вакыйга урынына вакытында килеп җитте. Вазгыять контрольдә», – дип язды ул үзенең рәсми Telegram-каналында.
Гүзәл Хәбетдинова сүзләренчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Ул шулай ук халыкка мөһим кисәтү белән мөрәҗәгать итте: һава һөҗүменә каршы оборона системаларының эшләве, пилотсыз очкыч ватыкларының төшүе һәм аның нәтиҗәләре белән бәйле фото- һәм видеоларны төшерү, шулай ук аларны интернетта тарату тыела.
«Игътибар! Пилотсыз очкыч өлешләрен тапкан очракта, аларга якын килмәгез һәм кул белән тотмагыз. Табыш турында кичектергесез хезмәтләргә 112 номеры аша хәбәр итегез», – дип искәртте шәһәр мэры.
Нет комментариев