Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

400дән артык кешенең чыгымнары капланган

Быел Татарстан Социаль фонды бүлеге ОСАГО килешүе буенча иминият премиясенең бер өлешен 426 гражданга компенсацияләде.

Түләүләрнең гомуми суммасы 1 945 272 сум тәшкил итә.
ОСАГО бәясенең өлешчә компенсациясен алу хокукына реабилитация яки абилитация программасына (ИПРА) ярашлы рәвештә медицина күрсәтмәләре буенча транспорт кирәк булган инвалидлар (яки аларның законлы вәкилләре) ия.
ОСАГО полисына чыгымнарны компенсацияләү өчен килешү төзегәндә иминият премиясен шәхсән түләргә һәм иминиятче булырга кирәк. Аннары компенсация мөрәҗәгать итү датасына гамәлдә булган ОСАГО полисына бирелә, анда агымдагы календарь ел дәвамында бер транспорт чарасына икедән артык йөртүче (инвалид гражданнан яки аның законлы вәкиленнән тыш) күрсәтелми.

«Түләү күләме ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 процентын тәшкил итә. Әгәр инвалид гражданның барлык кирәкле мәгълүматлары федераль мәгълүмат базаларында булса, компенсация гаризасыз тәртиптә бирелә. Әгәр бу базаларда мәгълүмат юк икән, компенсация алу өчен аңа үзе яки аның вәкиленә социаль фондның клиент хезмәтенә гариза, ОСАГО полисы һәм транспорт сатып алу өчен медицина күрсәтмәләре бирелгән ИПРА программасы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак», – дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компенсация сорап ОСАГО рәсмиләштерелгәннән соң ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чыгымнарны каплау турында карар кабул ителгән көннән алып 5 эш көне эчендә социаль фонд акчаларны гариза бирүче счетына күчерәчәк.

дка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев