31 октябрьдә – өстәмә кабул итү көне
Яшәеш

31 октябрьдә – өстәмә кабул итү көне

31 октябрь, шимбә көнне, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны өстәмә кабул итү көне узачак. Мондый көннәр һәр айның соңгы шимбәсендә даими үткәрелә, шуңа күрә эшләүче гражданнар да үзләрен кызыксындырган мәсьәләләрне эш көнендә сорап йөрмичә хәл итә ала.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Белгечләр пенсия белән тәэмин итү, пособиеләр билгеләү, социаль түләүләр, ана капиталын файдалану һәм дәүләт ярдәменең башка чаралары буенча консультация бирәчәк, кирәкле гаризаларны кабул итәчәк. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Камадагы клиент хезмәтләре килүчеләрне иртәнге 9:00дән 15:00гә кадәр кабул итәчәк. Башка торак пунктларда эш графигы үзгәрергә мөмкин: кайбер хезмәтләр 12:00гә, икенчеләре 15:00гә кадәр эшли.

Килер алдыннан үзегез сайлаган клиент хезмәтенең эш сәгатьләрен ачыкларга, паспорт һәм кирәкле документларны әзерләргә тәкъдим ителә. Өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәктән алырга мөмкин (тәүлек буе, шалтырату бушлай).


Нет комментариев