ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.
Документ белән Татарстан Республикасының рәсми порталында (https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=971936) танышырга мөмкин.
Режим гамәлдә булган вакытта түбәндәгеләр тыела:
Учаклар ягарга.
Көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндырырга.
Ашамлыкларны мангалда, янгын китереп чыгаручы савытларда, торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендә әзерләмәскә.
Тыю рестораннарга, кафеларга, барларга һәм гомуми туклануның башка объектларына кагылмый.
Нет комментариев